Ярты сәгать эчендә телеңне йотарлык  чәк-чәк пешерәбез
Тәмлетамак

Ярты сәгать эчендә телеңне йотарлык чәк-чәк пешерәбез

Бәйрәм табынына милли ризык - чәкчәк әзерлибез.

Камыр өчен кирәк була:

  • 1 туңып эрегән (җылынган) йомырка,
  • ярты стакан сөт,
  • сода әз генә,

Он салып каты итеп басабыз һәм камыр җәябез. Камырыбызны озынча кисәкләргә кисәбез, майны кыздыргач, әзер камырыбызны салып җибәрәбез. 3-4 минут пешергәч, сөзеп алып, кәгазь салфеткага салабыз. Без баскан камыр чәк-чәге, өч тапкыр пешереп алырга җитәчәк.

Баллау өчен:

  • 1 стакан шикәр комы
  • ярты стакан су,
  • ике кашык бал

кирәк.

Барысын бергә 10 минут кайнатабыз һәм баллыйбыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!


Нет комментариев