Хуҗабикәләргә: кабачкидан икра ясыйбыз
Тәмлетамак

Хуҗабикәләргә: кабачкидан икра ясыйбыз

Тәмле булсын!

Кирәк була:

  • 3 кило кабачки,
  • 0,5 кило суган,
  • 1 кило кишер,
  • 1 кило помидор.

Барысын бергә иттарткыч аша чыгарып, шуңа 100 грамм көнбагыш мае салып, 1 сәгать кайнатабыз.

Яңадан 0,5 литр томат пастасы, 400 грамм майонез, 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы төелгән борыч, 100 грамм кыр­гычтан уылган сарымсак салып тагын 1 сәгать кайнатып, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды


Нет комментариев