«Телеңне йотарлык» чизкейк
Күгеш авылында яшәүче Рәмзия Низамиева ВК битендә чизкейк әзерләү рецептын таптык.
Норлаттан Розалия апа әзерләп тә куйган иде – бик тәмле ди. Сезнең белән дә бүлешергә булдык, дуслар.
Кирәк була:
- 400 гр юбилейный печеньесы
- 150 гр сыер мае
- 400 гр эремчек
- 150 гр каймак
- 200 гр шикәр комы
- Катырылган чия
- 30 гр желатин
Иң беренче булып желатинны 150 мл су белән бутап куярга. Печеньены блендер белән ваклыйбыз, шуңа эрегән май салып бутыйбыз. Торт формасының төбенә җәеп, кырыен күтәртеп, тыгызлап тигезлибез, форманы салкынга куябыз. Эремчеккә каймак,100 гр шикәр комы салып бутыйбыз. Желатинны (ул бүрткән була) яртысын микроволновкада җылытып, кушып әйбәтләп болгатабыз. Холодильниктагы форманы чыгарып, печенье өстенә агызабыз. Тагын салкынга берничә сәгатькә куеп торабыз.
Чиядән желе ясыйбыз.
Төшен алып, әз генә су, 100 гр шикәр комы бутап газга куеп пешереп алабыз. Сито аша чыгарып, җылытып, калган желатинны кушабыз. Формага эремчек өстенә салып бер-ике сәгатькә салкынга куябыз.
Рәмзия ханымга рецепт өчен рәхмәт. Тәмле булсын, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев