Рецепт.
Фото: ясалма интеллект
Кирәк була:
- ташкабак – 500 г
- суган – 1 данә
- йомырка – 1 данә
- он – 3 аш кашыгы
- тоз, борыч – тәменчә
- кыздыру өчен сыек май.
Ташкабакны һәм суганны эре угычтан уабыз һәм болгатабыз. Ташкабакның согын сыгып алырга онытмагыз. Әлеге катнашмага йомырка салабыз һәм акрынлап, төерләре калмасын дип, болгата-болгата он өстибез. Коймак өчен камыр әзер, кызган табада пешереп алырга гына кала.
Тәмле булсын, дуслар.
Нет комментариев