Шомыртлы торт рецепты
Башка җиләк-җимешләр сыман шомырт та быел кара күзләрен мулдан бирде.
Кирәк була:
- Камыр өчен:
- шомырт – 200 г
- йомырка – 2 данә
- сөт – 200 мл
- каймак – 1 а.к.
- он – 140 г
- шикәр комы – 200 г
- разрыхлитель – 1 ч.к.
- крем өчен:
- каймак – 400 г
- ак шоколад – 200 г
- шикәр оны – 3 а.к.
Шомыртны блендер ярдәмендә вакларга. Йомыркаларны шикәр белән кушып, куе күбеккә әйләнгәнче болгатырга. Шомырт белән күбекне берләштерергә һәм шуңа сөт, каймак, он, разрыхлитель кушып, бутарга. Формага салып, 180 градускача кызган мичтә 40-45 минут пешерергә.
Әзер коржны өч бертигез өлешкә бүләргә. Каймак белән шикәр онын яхшылап, очы «басып» торырлык итеп, болгатырга. Эретелгән шоколадны өстәргә. Коржларга калын итеп кремны ягып, бер-берсе өстенә куярга. Өстенә калган кремны сылап бетерергә һәм күңелегез теләгәнчә бизәргә.
Әзер тортны дүрт сәгатькә суыткычка куеп торырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев