Сарымсаклы яшел помидорлар
Тәмлетамак

Сарымсаклы яшел помидорлар

Яшел помидорларны кышка әзерләү ысуллары төрле. Бүген аны сарымсак белән маринадлауныд гади рецептын тәкъдим итәбез. Бик тәмле килеп чыга.

Кирәк була: яшел томатлар, сарымсак һәм дафнә яфрагы.

Сарымсакны чистартып, нәзек кисәкләргә бүләбез. Помидор очында кисемнәр ясыйбыз һәм сарымсак кисәкләрен шунда тыгабыз. Әзерләгән яшелчәләрне стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да, кайнар су коябыз. 5-7 минутлап тотабыз.

Шул арада маринад ясыйбыз. 1,5 литрлы банкага: 1 л су, 6 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 100 мл 9%лы аш серкәсе кирәк була. Әлеге катнашманы кайнатып чыгарабыз.

Помидорлы банкадагы суны түгәбез. Банкаларга берәр дафнә яфрагы һәм әзерләнгән маринадны салабыз.
Аннары, һәрбер банкага 1 чәй кашыгы аракы өстәп, капкачлап куябыз. Капкачлы ягы белән бастырып, суынганчы тотабыз.

Тәмле булсын!


Нет комментариев