Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

«Релиш» соусы

Әй, мактыйлар инде шушы соусны, бер тапкыр авыз иткәннән соң, кетчуп белән майонез кебек ризык тәмен тулыландыргычларны онытачаксыз, диләр. Ярар соң, әйдәгез, без дә ясап, авыз итеп карыйк. Теге, банкаларга сыймый калган, артык зур үсеп киткән кыярлар һәммәбездә дә бар, жәл түгел...

Кирәк була:

  • кыяр – 1 кг;
  • суган – 2 баш;
  • татлы борыч – 2 данә;
  • бөртекле горчица – 60 г;
  • горчица «Дижонская» – 60 г;
  • горчица «Русская» – 60 г;
  • шикәр комы – 130 г;
  • тоз – өеп 1 а.к.;
  • куркума – ½ а.к.;
  • 9%лы аш серкәсе – 35 мл;
  • крахмал – 1 а.к.;
  • су – 120 мл;
  • 1 кузак әче борыч – теләк буенча.
  • (әлеге күләмнән 350 граммлы 3 банка чыга).

Барлык яшелчәләрне бик тә вак шакмаклап турап (3-4 мм), кәстрүлгә салырга һәм тоз, шикәр комы, куркума, бөтен өч төрле горчицаны кушып, яхшылап болгатырга. Массаны 3-4 сәгать бүлмә температурасында тотарга. Шул вакыт эчендә яшелчәләр сок чыгара – ул соусның нигезе булачак.

Аш серкәсе өстәп, кәстрүлне утка куярга һәм кайнап чыккач, болгатып торып, 10 минут пешерергә.

Бер төрле массага әйләнгәнче, салкын суда крахмалны эретергә һәм нәзек агым белән, төерләр барлыкка килмәслек итеп болгатып торып, кайнап торган соуска агызырга. Аннары, соус куерганчы, тагын 4-5 минут кайнатырга.

Кайнар «Релиш»ны стериль-ләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга. Әйләндереп, одеялга төреп, суынганчы тотарга.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев