Мохито – эсседә шәп эчемлек
Тәмлетамак

Мохито – эсседә шәп эчемлек

Эссе көннәрдә күпме генә су эчсәк тә, сусау басылмаган чаклар бар. Мохито – нәкъ менә шундый мизгелләрдә ярдәмгә килерлек эчемлек. Ул тонусны гына түгел, кәефне дә күтәрә.

Кирәк:

  • 1 зур лимон яки 2 лайм
  • 5-8 сабак бөтнек
  • боз
  • 1,5-2 л «Спрайт», газлы су яки «Швепс»

Кемнәргә газлы эчемлекләр ярамый, йә булмаса, кул астында андыйлары юк икән, цитруслылар белән бөтнекне гади генә салкын суга кушып эчсәгез дә, нәтиҗәсен сизми калмассыз.

Фото: ясалма интеллект прорграммасыннан алынды


Нет комментариев