Кыстыбый ясыйбыз
Бәрәңгеләрегезне алып бетердегезме әле, дуслар? Яңа бәрәңге ашларыннан иң тәмле, иң яраткан ризыкларның берсе кыстыбыйдыр, мөгаен. Без сезгә җиңел һәм җайлы рецепт тәкъдим итәбез, пешереп карагыз әле.
Кирәк булачак:
- 1 стакан кефир
- 1 йомырка
- 2 аш кашыгы сыек май
- 1,5 стакан он
- чеметем тоз
Барысын бергә туглыйбыз, 1,5 стакан ярым он кушабыз, юка итеп җәеп коры кызган табада җәемне катырып алабыз. Берничә башлы суганны ак майда кыздырып, бәрәңгегә өстәп, җылы сөт белән бәрәңгене төябез. Анан җәем эчләренә сылыйбыз. Җәемнәрне майлыйбыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев