Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Крыжовниктан компот

Сезнең белән бик тәмле компот рецептын уртаклашабыз. Аның тәме дә үзенчәлекле, хәл дә кертә.

Кирәк була (бер 3 литрлы банкага):

  • Крыжовник (ярты литрлы банка) – 350 гр
  • Шикәр комы – 1 стакан
  • Лимон (лайм яки лимон кислотасы да ярый) – 2 кисәк
  • Бөтнек (мята)

Ярты литрлы банканы тутырып крыжовник алабыз, әгәр дә бик туендырылган компот яратсагыз, күбрәк алсагыз да ярый, юабыз. Койрыкларын өзеп тормасагыз да була. Чиста өч литрлы банкага шул крыжовникны, 3-5 зур ботак бөтнек һәм ике кисәк (түгәрәк) лимон салабыз. Лимон урынына лайм да ярый, әгәр дә икесенең берсе булмаса, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы өстибез. Банканы кайнар су белән тутырабыз, капкач белән томалап 15-20 минутка суынырга калдырабыз. Аннары суын кәстрүлгә бушатып, кайнатырга куябыз. Банкага 1 стакан шикәр комы өстибез һәм кайнап чыккан суны кабат банкага салып, капкачын борып ябабыз да, ике тәүлеккә одеяло белән төреп куябыз.

Бик тәмле була, сез дә ясап карагыз әле!

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев