Консервланган кузгалак рецепты
Тәмлетамак

Консервланган кузгалак рецепты

Әле генә түтәлдән өзгән кебек була.

Кирәк:

  • Кузгалак
  • Салкын су – 1 л
  • Тоз – 1 аш кашыгы
  • Аш серкәсе 6% — 100 г

Кузгалакны турыйбыз һәм стерильләштерелгән банкаларга тыгызлап тутырабыз. Аерым савытта 1 литр суга 1 чәркә аш серкәсе һәм 1 аш кашыгы тоз кушып болгатып, тулганчы кузгалаклы банкага салабыз. Шунда ук капкачлап куябыз. Әзер!

Кузгалак кайнар эшкәртү узмаганлыктан тәмен һәм төсен җуймый. Яхшы саклана, банкалар атмый.


Нет комментариев