Кабак «пампушка»лары
Бу зарарсыз камыр ризыгы бик «әппититни» һәм аны ипи урынына куллана аласыз.
Фото: ясалма интеллект
Кирәк була:
- кабак боткасы – 150 гр
- кабак пешкән су – 150 мл
- он – 500-550 гр
- йомырка – 1 данә
- чүпрә («саф момент») – 1 ч.к.
- шикәр комы – 0,5 а.к.
- атланмай – 1 а.к.
- тоз – 1 ч.к.
Өстенә кою өчен:
- 2-3 тырнак сарымсак,
- чама белән яшел укроп (катырган да ярый),
- тәменчә тоз,
- 3 а.к. үсемлек мае.
Кабак пешкән җылы суда чүпрә белән шикәр комын эретергә. Күбек барлыкка килгәч, йомырка, атланмай, кабак боткасы, тоз һәм он салып, камыр басарга. Ул күтәрелгәч, кечкенә кабартмалар әвәләп, кабарганнарын көтәргә һәм мичкә тыгарга. Кайнар әзер «пампушка»лар өстенә сарымсаклы катнашманы сыларга.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев