Итле бәрәңге
Тәмлетамак

Итле бәрәңге

Пешкән итне һәр кешегә 2шәр кисәк итеп җепселләренә аркылы турыйлар. Бәрәңгене бөтен килеш яисә урталай ярып пешерәләр.

Яшелчә соусы әзерлиләр. Тәлинкәгә – кайнар бәрәңге, өстенә ит салалар һәм яшелчә соусы сибәләр.


Соус өчен: кишерне түгәрәкләп, башлы суганны боҗралап турыйлар да, шулпада пешерәләр, пешеп җиткәндәрәк тәмләткечләр өстиләр. Соус әзер булгач, лавр яфрагын алалар, атланмай, шулпа салалар.


1 өлешкә: пешкән ит 100г, бәрәңге 150г, кишер 35г, башлы суган 30г, май 10г, шулпа 30г, яшел тәмләткечләр, тоз.

 

???Кичке ашларыбыз тәмле, тоткан уразаларыбыз кабул булсын, хөрмәтле дин кардәшләр!


Нет комментариев