Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Ясмык ашы

Рамазан – һәр кич ифтар кечкенә бәйрәмгә, ә таң алды сәхәре – үзеңне кайгыртуның зирәк йоласына әверелә торган үзенчәлекле вакыт. Тәкъдим ителәчәк әлеге рецепт – сәхәр өчен менә дигән ризык булачак.

Фото: ясалма интеллект

ТУКЛЫКЛЫ АШ ӨЧЕН ТҮБӘНДӘГЕЛӘР КИРӘК:

  • ясмык – 200 гр
  • кишер – 1 данә
  • суган – 1 баш
  • бәрәңге – 2 данә
  • томат пастасы – 2 а.к.
  • үсемлек мае – 2 а.к.
  • су яки ит шулпасы – 1,5 л
  • тоз, борыч – тәменчә
  • тәмләткечләр теләк буенча

Калын төпле кәстерүлдә яки казанда туралган суган белән кыргычтан уылган кишерне үсемлек маенда кыздырырга. Томат пастасы һәм теләк буенча аз гына тәмләткечләр (паприка, кумин, кипкән үләннәр) кушып, тагын бер минутлап кыздырырга.

Яшелчәләр янына юылган ясмык белән туралган бәрәңгеләрне салып, өстенә, 3-4 см күмелерлек итеп, су яки шулпа агызырга. Кайнап чыккач, утны киметергә һәм тоз-борыч өстәп, ясмык белән бәрәңге йомшарганчы, пешерергә.

Әгәр дә кемдер пюре-аш ярата икән, кәстерүлгә блендерны батырып, бертөрле масса барлыкка килгәнче, изәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев