Яңа ел табынына тәмле салат
Рецепт.
Кирәк була:
- 4 йомырка,
- 1 кишер,
- бераз тавык ите,
- сыр,
- кукуруз,
- киви,
- майонез.
Салат катлам-катлам ясала.
Пешкән йомырка, кишерне, сырны вак угычтан уабыз, тавыкны шакмаклап турыйбыз. Тәлинкә уртасына стакан куябыз һәм аның тирәли түбәндәге тәртип буенча продуктларны салабыз: йомырка, майонез, тавык ите, майонез, кишер һәм сыр, майонез. Өстенә кукуруз тезәбез һәм киви белән бизибез.
Чыганак: Кирәкле төркем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев