Голубцы пешергәндә яфракларны әзерләү
Моны уйлап табучыга рәхмәт!
Фото: ясалма интеллект
Күпләребез бик тә ярата әлеге ризыкны, әмма әзерләве мәшәкатьлерәк. Күп вакыт һәм көч сарыф итмәс өчен, әлеге “трюк”ны кулланып карагыз әле.
Элек кәбестәне башы белән суга салып, кайнатырга кирәк иде. Аннары суынганын көтәсе. Ә хәзер бу эш гадиләште. Шуңа башы эшләүчегә рәхмәт!
Алдан дөрес кәбестә сайларга кирәк. Яфраклары зур һәм юка булсын өчен, ул җиңелчә генә “приплюснутый” булырга тиеш.
Кәбестәне юып, берничә өске яфрагын алып, кәчәнен кисеп атыгыз һәм микродулкынлы мичкә тыгыгыз.
Әгәр дә ул 1,5-2 кг авырлыкта икән, режимны 900 Вт итеп, 12 минутка куегыз. Аннары кәбестәне мичтән алып, яфраклары йомшакмы-юкмы икәнен, баскалап карагыз. Шуннан соң салкын су агызып торып, яфракларын җайлап кына салдырыгыз.
Хәзер инде голубцыны ешрак та пешереп ашарга була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев