Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Чөгендерле ипи

Мөгаен базларыбызда бераз йомшара башлаган чөгендерләр сакланадыр әле. Булмаса да кайгы юк, кибеттә аның бәясе тешләшми. Әмма бу тамыразыкны кушып пешерелгән ипи тәмле генә түгел, файдалы да.

Кирәк булачак:

  • эре чыгартылган он яки көрпә – 30 гр
  • су – 80 гр
  • эремчек суы – 160 гр
  • чөгендер – 180 гр
  • яшел суган – 4 кыяк
  • атланмай – 1 а.к.
  • чүпрә – 15 гр
  • сыек бал – 2 ч.к.
  • тоз – 2 ч.к.
  • гадәти бодай оны – 420 гр

Җылы эремчек суы (булмаса – тулаем су кулланырга мөмкин), су, бал, тоз, атланмай һәм чүпрәне катнаштырып, болгатырга.

Чөгендерне вак кыргычтан уарга, яшел суганны вак итеп турарга. Барлык әйберләрне кушып, камыр изәргә. Камыр куе түгел – аңардан мич төбе ипие формалаштырып булмый.

Камырлы савытны азык пленкасы белән каплап, 1,5-2 сәгатькә кабарырга куябыз. Күләме ике ярым тапкырга арткач, әзер. Төсе һәм исе майонезлы чөгендер салаты кебек.

Ипи сала торган форманы үсемлек мае белән майлап, эре бөртекле он сибәбез һәм камырны шуңа салгач, өстенә дә шул онны сибәргә. Сөлге белән томалап, 1 сәгатькә калдырабыз.

250°Скача кызган мичтә 10 минут тотабыз һәм утны 180°Ска кадәр киметеп, ярты сәгать пешерәбез.

Әзер ипине алып, тулаем суынганын көтәбез. Бик тәмле була: эче йомшак, тышы кетердәп тора, ә төсе бик матур.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев