Чиядән бик тәмле кайнатма ясыйбыз
Кайнатма куе, тәмле була. Чияләре дә куырылмый.
1 стакан кайнап торган суга, 11 стакан чияне стаканлап, берәм берәм салабыз да, 10минут кайнатабыз. Кайнап утырырга тиеш. Аннары 7стакан песок салып, тагын 10 минут кайнатабыз. Кайнатманы сундерәбез дә, тагын 7 стакан песок салып яхшылап эреп беткәнче болгатабыз. Аннан суытырга алып куябыз, суынгач, тагын бер тапкыр кайнатып чыгарабыз.
Чыганак-фото: Авыл хатыны/Сельчанка
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев