Банкадагы карбыз
Тәмлетамак

Банкадагы карбыз

Әлеге маринадланган карбыз әчкелтем-татлы була.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк:

  • 1 карбыз
  • 3 л су
  • 6 а.к. тоз
  • 18 а.к. шикәр комы
  • 6 ч.к. серкә эссенциясе

Карбызның яшел өслеген генә чистартып, зур телемләп турарга. Стерильләштерелгән банкаларга тыгызлап тутырырга. Өстенә кайнар су коеп, 20 минутлап тотарга һәм бушатып, кайнатып чыгарырга. Һәр банкага 2 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы һәм 2 чәй калагы эссенция өстәргә. Суны кабат тутырып, капкачлап куярга. Банкаларны әйләндереп, суынганчы калын әйбер белән төреп тотарга. Аннары салкынча урында сакларга. 


Нет комментариев