Тәмлетамак
Авылча бәрәңге әзерлибез
484
0
1
Бәрәңгене, авылча, гаҗәеп тәмле итеп әзерләү өчен тоз, тәмләткечләр (прован үләннәре, борыч, коры сарымсак), үсемлек мае кирәк. Бу ризык бигрәк тә яшь бәрәңгедән, кабыгын әрчеми генә пешергәндә, аеруча тәмле була.
Эш барышы.
- Зур булмаган бәрәңгеләрне яхшылап юып, киптереп, һәркайсын 4 өлешкә бүләбез.
- Тоз, тәмләткечләр һәм үсемлек маен барысын бергә бутыйбыз.
- Әзер катнашмага бәрәңгенең һәр кисәген манып алабыз һәм пергамент кәгазь җәелгән табага тезәбез.
- Бәрәңгене 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 минут пешерәбез.
- Аннары температураны 200-220°Cка кадәр арттырабыз һәм мичтә тагын 20 минут тотабыз. Шул вакытта бәрәңге кисәкләре кызарып пешә һәм, нәкъ балалар яратканча, кетердәп торачак.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев