Алма повидлосы
Рецепт.
Алмаларны юып, бүлемләргә бүлеп мискегә тутырабыз.
Өстенә стакан ярым су салабыз, төбенә алма ябышып көймәслек өчен генә. Томалап пешерәбез, ара тирә болгатабыз. Әгәр дә алма пешеп бетмичә ябышырга уйлый икән су салыгыз аз гына. Үзегез чамалагыз.
Алмалар изелеп пешкәч тукмак белән төябез, блендер белән әйләндереп алабыз да, сөзәбез. Бер авырлыгы юк, чүбе бик аз кала, ситодан үткәргәндә тукмак белән төрткәләп төшерү җиңел. Шушы сөзелгән массаны үлчәп 1 кг га 1 кг шикәр комы салып бер 40 минут чамасы кайнатабыз. Беренче көнне минем 40 минут кайнады, икенче көнне ясаган повидло бер сәгать кайнады.
Әгәр дә сезгә куе повидло кирәк түгел икән, ипигә ягып ашардай пюре генә кирәк булса, шикәр комын киметеп кайнату өлешен дә киметеп эшләгез. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз.
Үзегезгә артык эш ясамагыз дуслар, әрчеп интегеп, мясорубкадан үткәреп маташмагыз. Төеп, блендер аша ваклагач бик тиз эше.
Мәрьям Миңнегулова блогыннан
Фото: Мәрьям Миңнегулова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев