Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Алма кайнатмасы

Рецепт.

Заманында кайсыдыр журналдан күреп алган идем рецептын, кызыксынып ясап карадым һәм бүтәнчә кайнатканым юк алманы. Яратмыйм, алма вареньесы, дип, чәйгә ботка чыгарып куйганны! Хәттә алма повидлосын да шушы тәртиптә кайнатам. 
 
Кайнатманы ике көн кайнатам дисәң дә була, чөнки берничә тапкыр суытып, минем очракта дүрт тапкыр, яңадан кайнатырга кирәк. 
 
Юылган алмаларны, төшләрен алып, телемләп турадым һәм чәй содасы салынган салкын суда ярты сәгать чамасы тоттым. Кайнатмага песокны бергә бер хисабыннан салам, бер кг алмага бер кг песок. Башта сироп кайнатам, бер кг песокка бер бокал су хисабыннан. Сироп яхшылап, песогы эреп беткәнче, кайнагач, суы саркытылган алмаларны салам һәм яхшылап болгатып, кайнап чыкканчы тотам да, кайнап чыгуга сүндерәм. 
 
Беренче этапта, суынган дәвердә, берничә мәртәбә болгатып куям. Суык кайнатманы тагын кайнатып чыгарам һәм сүндереп суытам. Өченче кат кайнатырга куйганда, кайнап чыккач биш минут чамасы кайнатам һәм сүндерәм. Һәм инде соңгы тапкыр кайнатканда, кайнап чыккач, ярты сәгать быгырдатып кайнатам. Шушылай кайнатканда алмалар изелми, үтә күренмәлегә әйләнә, матур, гарәбә төсендә, куе, тәмле кайнатма килеп чыга. 
 
Повидлоның да тәртибе шулай. 
Алманы кыргычтан уам, песок белән бутыйм, бер кг алмага 800-900гр песок хисабыннан, һәм кайнатырга куям. Кайнап чыгып биш минутлап кайнагач сүндерәм, суытам. Икенче кайнатуда ун минут чамасы кайнатам, өченче кайнатуда озаграк. Куе, үз формасын саклаган (изелмәгән), пирог эчлегенә бер дигән (болай ашарга да) повидло була.

Резедә Фәйзуллина, Татар халык ашлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев