Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

САБАНТУЙЛАР ОЧРАШТЫРА ДА, ТАНЫШТЫРА ДА

Норлат Сабан туеның даны киң таралган. Ераклардан килә анда татар халык бәйрәмен күрергә теләүчеләр. Казан шәһәреннән, Апас, Буа, Кайбыч районнарыннан һәм, билгеле, тирә-як авыллардан җыела анда халык. Кемнәрдер ярыш-көрәшләрне күреп кинәнергә тели, кемнәрдер ярыш дәрте белән янып атлыга. Дус-ишләрен, якыннарын очратырга өметләнеп килүчеләр дә очрый ул җыенда. Менә атлар чабышын...

Норлат Сабан туеның даны киң таралган. Ераклардан килә анда татар халык бәйрәмен күрергә теләүчеләр. Казан шәһәреннән, Апас, Буа, Кайбыч районнарыннан һәм, билгеле, тирә-як авыллардан җыела анда халык. Кемнәрдер ярыш-көрәшләрне күреп кинәнергә тели, кемнәрдер ярыш дәрте белән янып атлыга. Дус-ишләрен, якыннарын очратырга өметләнеп килүчеләр дә очрый ул җыенда.

Менә атлар чабышын гына алыйк. Анда I урынны алган Фаил Галимов - Мамадыш-Әкилдән, II урынны алган Рамил Закиров - Кайбычтан, III урынны алган Рамил Хәбибуллин Апастан ук килгән... Атлар чабышын Норлат җыенын башлап җибәргән ярыш дисәң дә ярый. Атларны карарга байтак кеше җыелды. Мин шунда, тулпарлар килүен көткән арада, тамашачылар белән танышып сөйләшеп алдым.
- Мин монда атлар чабышын күрергә йөрим, ел да киләм! - диде шуларның берсе. Шамил Шәйхетдин улы Шакиров булып чыкты ул. Яшел Үзәндә яши икән үзе. - Гомумән, Норлат сабан туен көтеп алам. Токымлы булмасалар да, чабышка чыккан атлар матур була. Шуларны күрүе ни тора! - дип аңлатты ул үзенең Идел аръягына йөрүен.
Норлат сабан туенда һәркем дә үзенә ошаган узыш-көрәшләрне карый ала иде. Капчык киеп йөгерүчеләр мәйданны шаулатты. Менә аркылы бүрәнәдә капчык белән бәрешү башланды. Әнә биек баганага менәргә теләүчеләр чиратка тезелде... Сүз уңаенда әйтик, халык бер малайның багана буйлап җитез генә өскә үрмәләвен күргәч, бөтенләй тынып калды. Әллә тамашачының шулай ут йотып карап торуы ярдәм итте: 12 яшьтәге Надир исемле бу малай барысын да уздырып I урынны алды бит тәки. Афәрин, Надир! Норлат сабан туеның быелгы йолдызы дисәң дә ярый аны.
Яңгыр сибәләп кыенлыклар китереп чыгарса да, көрәшчеләрнең үз тамашачылары ишле булды. Мәйдан тоткан батырлар арасыннан быел Фирдус Зәйнуллин уңды. Сабантуй тәкәсен күтәреп халыкка күренү бәхете тәтегән Осиново егете биек «Индезит» суыткычы белән дә бүләкләнде. II урын бүләге - кер юу машинасы Мамадыш-Әкил көрәшчесе Илшат Хәялиевка тәтеде. Норлат егете Илнур Мортазин III урынга чыкса да, аның көрәштә күренә башлавы да мөһим. Микродулкынлы мич белән истәлекле булды аңа быелгы мәйдан.
Бәйрәм күңелле барды. Әмма туй да үпкәсез булмый бит әле. Әйткәнемчә, төрле яктан күп килә кеше Норлат сабан туена. Билгеле, барысы да, машина белән йөрергә тырыша. Озын сүзнең кыскасы дигәндәй, машиналарга кысан була башлады анда. Машиналар күп хәзер, аларны башка урынга куярга кирәк. Җыен барган урынны алыштыруда мәгънә юк - бик уңайлы җирдә бара бит тамаша. Ян-яктагы тау битендә утырып рәхәтләнеп карый халык сабантуй мәйданындагы барча уен-узышны. Менә быелгысы да күңелле барды. Шәүкәт Миңнуллин аны бик кызыклы итеп, җыр-бию һәм гармун уеннары белән төрләндереп алып барды. Күңелле һәм кызыклы булды Норлат җыены.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X