Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бөтен өмет яшьләрдә

Яңа уку елы башлануга спорт мәктәпләре дә тулы көчләренә эшли башлый. Яңа төркемнәр җыйналып, спорт уеннарына яңа көчләр җәлеп ителә. Балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбенә дә балалар бик теләп йөри. Филиалларында шөгыльләнүчеләр дә бихисап. 5нче татар гимназиясе - шуның бер мисалы. Мондагы көрәш түгәрәкләрен тренер-укытучылар Илдус Рәхимов һәм Рамил Садыйков җитәкли....

Яңа уку елы башлануга спорт мәктәпләре дә тулы көчләренә эшли башлый. Яңа төркемнәр җыйналып, спорт уеннарына яңа көчләр җәлеп ителә. Балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбенә дә балалар бик теләп йөри. Филиалларында шөгыльләнүчеләр дә бихисап. 5нче татар гимназиясе - шуның бер мисалы.

Мондагы көрәш түгәрәкләрен тренер-укытучылар Илдус Рәхимов һәм Рамил Садыйков җитәкли. Быел бу мәктәптә спорт залын тәртипкә китереп, душ бүлмәләре ясала. 29 октябрьдә көрәш сезонын гимназиянең спорт залында ачып җибәрү дә юкка түгел. Мондый пландагы районара турнирларны гимназия залында уздыру традициягә әйләнде - быел ул өченче тапкыр оештырылды. Келәмдә балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбендә һәм аның райондагы филиалларында тәрбияләнүче 60тан артык көрәшче көч сынашты. Бу турнир алдагы ярышларга юл сызучы, ягъни рәсми старт булып санала.
Залга яшь көрәшчеләр (күбесе ярышка беренче генә тапкыр аяк атлады) чыгып тезелде. Аларга җиңүләр, уңышлы чыгышлар теләргә кунаклар да килгән иде. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин, 5нче татар гимназиясе директоры Нәкыя Чибинева, көрәш мәктәбе директоры Илдус Хәйруллов, ярышның баш хөкемдары Илдус Рәхимов котлады. Турнирны күзәтергә элеккеге көрәш батырлары да килгән иде. Көрәшчеләргә гимназиянең яшь артистлары җыр-биюләр бүләк итеп, аларны җанландырып җибәрде, ярыш әләме күтәрелде.
Келәмдә көрәш башланып китте. Малайлар, берсе артыннан берсе, ярышырга чыга торды. Малайларның уенга чыгарга ничек атлыгып-дәртләнеп торуын, җиңүгә омтылуын, бирешергә теләмәвен күрү үзе үк күңелле. Шулай ярышып чыныкмаса, аларның берсе дә чын спортчы була алмый. Бәйгедә үз баласы-кошчыгы өчен җан атып йөрүче әти-әниләрне күрү - икеләтә шатлыклы. Рәмис Рәхимов, мәсәлән, улы Адел яныннан китми, аңа ничек тә рухи көч биреп торырга тырыша, белгәннәрен өйрәтә. Милли көрәшкә битараф түгеллеге әллә кайдан күренеп тора. Быел
I сыйныфына укырга кергән улына күз иярми. Фамилиясен ишетүгә үк, келәмгә атылып та чыкты, көндәшен егып та салды. Шөгыльләнә башлавына нибары бер атна икән югыйсә. Көрәшчеләр нәселеннән булуы әллә кайдан күренеп тора. Дәү әтисе Госман Рәхимов Олы Шырдан Сабан туйлары батыры булган бит.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Язманың тулысынча вариантын газетаның 99нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X