Алар өч бертуган
Поэзия ае

Алар өч бертуган

***

Әйе, алар өч бертуган,
Һаман шул мәгърур өч зат.
Өч Хайруллин, өч легенда –
Искәндәр, Ильдар, Ринат.

Булса булыр икән җирне,
Яраткан шундый ир-ат.
Туган җирнең өч батыры –
Искәндәр, Ильдар, Ринат.

Бу якларда кем калды икән
Боларга әйтми рәхмәт.
Күгәйнең өч горурлыгы –
Искәндәр, Ильдар, Ринат.

Күңелне булмый тышаулап,
Макталучылары – олпат.
Туган җирнең өч җыры сез -
Искәндәр, Ильдар, Ринат.

Гомерләре буе туган җиргә хезмәт куйган өч бертуган Хайруллиннарның иң кечесе Ринат абыйның юбилее уңаеннан


Нет комментариев