– Сезнең сораудан күренгәнчә, эш бирүче «туктап тору» (простой) игълан иткән.
Бу – икътисадый, технологик, техник яисә оештыру характерындагы сәбәпләр буенча вакытлыча эшне туктатып тору. Агымдагы эпидемиологик вәзгыять шартларында моның хезмәткәргә һәм эш бирүчегә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында килеп чыгуын аңларга була мөмкин. Бу чорда хезмәт хакы окладның 2/3 яки туктап торган вакытка пропорцио наль рәвештә исәпләнгән тариф ставкасыннан чыгып түләнергә тиеш дигәнне аңлата (РФ ТК 157нче маддәсенең 2нче өлеше).
Нет комментариев