Яшелчәләрне ашлау
1. Кәбестә: сезонга өч тапкыр 9 процентлы аш серкәсе белән коендырырга кирәк. 10 литр суга 100 мл кушып, лейка белән сибәргә. Кәбестә кетердәп тора торган һәм татлы булып үсәчәк.
2. Суган: 20 литр суга 200 гр чүпрә салып, ике сәгать тотарга һәм суган түтәленә сибәргә.
3. Укроп: 20 литр суга 2 кашык мочевина кушып, сибәргә.
4. Редис: 10 литр суга 300 грамм агач көле салып болгатырга һәм катнашманы кич белән тамыр төбенә сибәргә.
5. Татлы борыч: 1 литр суга 50 гр чүпрә һәм ярты стакан шикәр комы салып болгатырга да 7 көнгә төнәтергә куярга. Әзер булгач, 1 стакан төнәтмәне 10 литр суга кушып, һәр борыч төбенә сибәргә.
6. Кыяр: 700 граммлы банкага тутырылган күләмдәге суган кабыгын 10 литр суга салып, кайнатып чыгарырга һәм капкач белән томалап, 12-14 сәгать төнәтергә. Сөзәргә һәм кабыкны сыгарга. 4 литр суга 1 литр төнәтмәне кушып, кыяр үсентеләрен коендырырга һәм туфракка да сибәргә.
7. Кызыл чөгендер: артык зур үсмәсен өчен араларын 10-12 см калдырып чәчкәнсездер инде. Ә чөгендернең көл яратканын беләсезме? Сезон буена төп ләренә бер-ике тапкыр көл сибегез. Чөгендер татлы булсын өчен, тозлы су сибегез (бер чиләккә бер кашык тоз).
8. Кишер: бетләмәсен өчен, сибәсе суга кара борыч кушыгыз.
9. Томат: 10 л суга 20 тамчы йод, 1 литр эремчек суы кушып ашлагыз. Әлеге катнашма помидор үсешенә генә ярдәм итеп калмый, микробларны да үтерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев