Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Хуҗабикәләр колагына берничә киңәш

Дөге ак һәм таралып торучан булсын өчен, аны кайнап торган тозлы һәм лимон согы тамызган суга салып, капкач япмыйча пешерегез.

  • Өстәлгә чыгарыр алдыннан майонез белән болгатылган салат яки винегретка лимон кабыгын салсаң, ризык гадәти булмаган тәм ала.
  • Кухняда күңелгә ятышсыз исләрне бетерү өчен, кипкән лимон кабыгын яндырырга кирәк.
  • Киселгән алма, персик яки бананга лимон согы сиптерсәгез, алар каралмый.
  • Кәтлиткә яки башка ризыкка кушу өчен кыргычтан уылган чи бәрәңге каралмасын өчен, кайнап чыккан сөт белән пешекләгез һәм җиңелчә корытыгыз. Шуннан соң ул ап-ак һәм аңардан әзерләнгән азык та тәмлерәк булыр.
  • Бәрәңгене чистартканнан соң, салкын су астында тотыгыз – ул тизрәк пешәр һәм эрмекле булыр.
  • Варениклар камыры йомшак булсын өчен, аны тозлы судан ясагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев