Каникуллар – баланың иммунитетын ныгыту өчен иң яхшы вакыт. Ял, кояш нуры һәм витаминнарга бай ризык организмның табигый саклану көчен арттыра. Шулай ук бу чорда авыруларны кисәтү өчен дә чаралар күрергә мөмкин һәм кирәк.
Җәйге чор вакцинация өчен бик уңайлы
Балалар оешкан коллективлардан читтә була, бу исә иммунитет формалашканда инфекцияләр белән очрашу куркынычын киметә. Беренче чиратта, Россия Федерациясенең профилактик прививкалар милли календаре буенча барлык прививкаларның вакытында ясалганын тикшерергә кирәк.
Бу түбәндәге вакцинацияләрне үз эченә ала:
- туберкулездан;
- В гепатитыннан;
- дифтерия, коклюш һәм столбняктан (АКДС);
- полиомиелиттан;
- кызамык һәм паротиттан;
- пневмококк һәм гемофиль инфекцияләреннән.
Исегездә тотыгыз
Кайбер прививкаларны вакыт-вакыт кабатларга кирәк. Бу иммун җавапны саклау һәм көчәйтү өчен кирәк, чөнки ул вакыт үтү белән көчсезләнә. Мәсәлән, 6 яшьтә кызамык, кызылча һәм паротиттан ревакцинация ясыйлар; 6–7 яшьтә – дифтерия һәм столбняктан; 7 һәм 14 яшьтә – туберкулездан.
Милли календарьга керүче прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада бушлай ясарга мөмкин. Вакцинация прививка кабинетында педиатр тарафыннан мәҗбүри тикшерүдән соң үткәрелә. Әмма база прививкаларыннан тыш, өстәмә прививкалар да бар – алар, бигрәк тә сәяхәтләр планлаштырылса, аеруча мөһим.
- Талпан энцефалиты – эндемик төбәкләргә сәфәр кылу алдыннан. Берничә дозадан торган курс таләп ителә, саклану шунда ук барлыкка килми. Вакцинацияне алдан башлау хәерле.
- А гепатиты – Россиянең көньяк районнарына һәм эссе климатлы илләргә сәяхәт иткәндә. Иммунитет беренче дозадан 4–8 атна узгач формалаша.
- Менингококк инфекциясе – «менингит поясы» илләренә барганда яки эпидемиологик күрсәткечләр буенча.
Моннан тыш, җәен җил чәчәгеннән (ветряная оспа) прививкасын ясатып була, шулай ук гриппка каршы вакцина (августта) – 2026–2027 еллардагы яңа эпидемия сезоны башланганчы. Бу уку елы башында авырулардан сакланырга ярдәм итәчәк.
Мөһим искәрмә: теләсә нинди вакцинация алдыннан педиатр белән киңәшергә кирәк. Ул баланың сәламәтлеген бәяләп, шәхси иммунизация графигын төзер.
Сәламәтлек саклау һәм куркыныч авыруларны профилактикалау буенча тулырак мәгълүматны санщит.рус сайтында таба аласыз.
Сәламәт булыгыз!

Нет комментариев