Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Хәлләр – ашауга карап...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Безнең биредәге язмаларыбызның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Аларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшегез!


Ашказаны асты бизен «терелтәбез»


Эчке органнары 100% сәламәт кешеләр бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Шулардан иң зыян күргәннәреннән берсе – ашказаны асты бизе. Чөнки, ашау өчен яшәгән бу заманда аңа бик кыенга туры килә. Бераз ярдәм итү өчен түбәндәге ысул белән танышып карагыз әле.


Кайнап торган 2 литр­ чиста суга 1 стакан тары ярмасы салып, боламык­ка әйләнгәнче, пешерегез. Аннары эре кыр­гычта уылган 300 гр кабак салып, кабат изелеп беткәнче пешерергә. Тоз да, борыч та салмагыз. Бары тик 1 аш кашыгы май өсти аласыз. Һәм менә шул ботканы кичке аш урынына ашагыз. Ягъни, көн дәвамында гадәттәгечә тукланасыз, ә кичен, 3 атна дәвамында, бернәрсә дә кушылмаган бары тик шушы ботканы.


Ашказаны асты бизегез рәхмәтле булачак.


Бавыр өчен файдалы боткалар


Тары. Бу ярмадан әзерләнгән ботканы даими ашау организм­нан токсиннар һәм шлакларны чыгарырга ярдәм итеп, бавыр бизенә йөкләнешне киметә.

Карабодай. Бавырны чистарту өчен кефирда җебетелгән карабодай кулланыгыз.

Солы. Әлеге ярма бавыр һәм башка органнар авыруларын дәвалау дие­тасы өчен туры килә. Аны гепатит, бавыр церрозы, май гепатозы, подагра, кан тамырлары авырулары, бөерләрдә тайпылышлар, гастрит, ашказаны җәрәхәте, панкреатит һ.б. булганда ашарга киңәш итәләр. Солы боткасы ризык белән агуланганнан соң организмнан калган токсиннарны чыгарырга һәм авыруның хәлен яхшыртырга булыша.

Тәмле, файдага булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X