Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Тормышта кирәкле 20 киңәш

Кешеләр мондый тәҗрибәне еллар буе туплый һәм үзеннән соңгы буынга мирас итеп калдыра, ә без сезгә аны бушлай тәкъдим итәбез.

 1. Кәтлитләр тәмлерәк булсын өчен
Суган, тоз-борычын кушып болгаткан һәм суыткычта 5-6 сәгать торган фарштан иң тәмле кәтлитләр килеп чыга. Ит бераз маринадлана һәм алар шуңа тәмлерәк була.

2. Тамак авыртса
Кардамонлы кайнар сөт — тамак авырта башлаганда тиз арада ялкынсынуын баса торган эчемлек.

3. Тиз генә учак кабызабыз
Әгәр дә тиз арада учак ягарга кирәк булса, чипсыны исегезгә төшерегез. Алар махсус сыеклыкларга караганда да яхшырак яна һәм дымлы утын булганда да бик кулай.

4. Пешкән очракта - теш пастасы
Зарарланган урынга теш пастасы сыласаң, пешкән яра каты авыртмый һәм сызлавы да тизрәк бетә.

5. Бәрәңгене ничек тиз пешерергә?
Әгәр дә кәстрүлгә бераз сыер мае салсаң, бәрәңге тизрәк пешә.

6. Йомыркаларның яңа-иске булуын ничек тикшерергә?
Моны эшләве бик җиңел: әгәр дә савытка салкын су салсаң, яңа йомырка төпкә китә, ә искесе өскә калка.

7. Камырга йомырка урынына нәрсә кушып була?
Печенье яки пирог камырында йомырканы банан алыштыра ала. Ярты банан бер йомыркага тигез.

8. Пыяладагы келәйне ничек бетерергә?
Пыяладагы келәй табын бетерергә гади үсемлек мае ярдәм итәр. Проблемалы урынны май белән ышкыгыз да 10 минутка калдырыгыз һәм кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз.

9. Кузаклылар тизрәк пешсен өчен
Фасоль яки борчакны җебетергә оныттыгызмы? Кузаклыларны тозсыз суда, кәстрүлгә һәр 7-10 минут саен берәр аш кашыгы салкын су салып торып пешерегез. Шулай алар җиңел генә пешәр.

10. Киемдәге буяу табын бетерү өчен
Монда ацетон ярдәм итәр - буялган урынга аны сөртегез. Шуннан соң, бөтенләй тапны бетерү өчен, нашатырь спирты кулланыгыз.

11. Ярылган йомырка белән нишләргә?
Андый йомырканы коткарып була: "пар мунчасында" пешереп салатлар ясаганда кулланырга мөмкин.

12. Аяк киемен ничек тиз киптерергә?
Монда сезгә тоз ярдәм итәр. Аны табада кыздырыгыз һәм оекка салып, юеш аяк киеме эченә тыгыгыз. Берникадәр вакыттан соң, әгәр дә беренче кулланудан гына кипмәсә, тозның яңасына алыштырыгыз. Аяк киеме бик тиз кибәр.

13. Сөт тизрәк кайнап чыксын өчен
Бер чеметем шикәр комы кушсаң, сөт тизрәк кайнап чыга.

14. Тырны ууның гади ысулы
Каты сырны уганчы, кыргычны үсемлек мае белән майлагыз. Сыр ябышмас һәм угычны юасы җиңелрәк булыр.

15. Кухнядагы ачар исне ничек бетерергә?
Кухнядагы начар исне юк итәсе бик җиңел: 1 аш кашыгы уксусны, тулысынча парга әйләнеп беткәнче табада кыздырыгыз.

16. Кипкән лимонны ничек коткарырга?
Кибә башлаган лимонны "тормышка" кайтаруы җиңел: аны бер-ике сәгатькә сулы савытка салып тотыгыз.

17. Яңа аяк киеме кысмасын өчен
Яңа аяк киемен әлеге хәйләле трюк белән җайлы итеп була: өйдә аны калын оекбаш белән киеп йөрегез. аяк киемен 10 минут дәвамында феннан җылы һава белән җылытыгыз.

18. Ничек баш авыртуын тынычландырырга?
Пульслап авырткан башны, маңгайга лимон кисәген ышкып, хәлне җиңеләйтеп була. Цитрус исе бик яхшы тынычландыра.

19. Пыяла ватыкларын җыю өчен
Ватык пыяланы пластилин яки әвәләнгән ипи йомшагы белән җыеп була, хәтта иң кечкенә кисәкләре дә идәндә калмас.

20. Тиз тынычлану өчен
Әгәр дә тиз арада тынычланырга кирәк булса, борын белән ирен арасындагы ноктага зур бармак белән 3 секунд басып торыгыз. Бу ысул, нервлы калтырану булганда да ярдәм итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев