Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тавыкларга көзге меню

Суыклар башлану белән тавыкларның йомырка салуы сирәгәя.

Көз һәм кыш алар өчен сынау булып тора, шуңа аларга бу вакытта тәрбия дә яхшырак кирәк.

Уңайлы, чиста, җилләтелә торган, 12-15 градус җылылык һәм 12-14 сәгать яктылык белән тәэмин ителгән кетәклек – йомырка салу өчен иң кулай шартлар. Оялар 10 тавыкка 4 исәбеннән булырга тиеш.


Бик суык булмаганда, тавыкларны кыш көне дә кар өстендә йөрергә чыгарырга кирәк, бу аларның продуктивлыгын арттыра. Шунда ук көл «ванналары» урнаш­тырыгыз, кошларгыз шунда «коенып», паразитларга каршы процедура узсын.

Суык вакытта да җәй айларындагы кебек йомырка алу өчен, тавыкларны дөрес ашату кирәк. Рационның нигезен бөртекләр, көрпә, кукуруз, пешкән бәрәңге, тамыразыклар, яшелчәләр, комбикорм тәшкил итә. Аксымлы өстәмәләр – эремчек, ит һәм сөт калдыклары, түп (жмых), чүпрә, сөяк һәм балык оны бик файдалы.


Кошларның организмы системалары эшен яхшыр­ту өчен вакланган йомыр­ка кабыгы, акбур, кабырчык, тоз, витаминнар бирү шарт. Җәен үлән, яшелчәләр аларга витамин булып торса, суык вакытларда изгәннәренә кушыла торган махсус өстәмәләр, кипкән үлән, вакланган салам кирәк. Тавыклар йоннарын койганда витамин күләмен арттырыру мәслихәт. Әлеге чорда аларның йомырка салудан туктауларын онытмагыз.


Йомырка салуларын яхшырту өчен махсус туклык­лы ризык әзерләргә була: 1 кг комбикормга 1,5 л җылы су, 30 гр чүпрә кушып болгатырга һәм 8 сәгатькә җылы урынга куярга. Әзер булгач, бер тавыкка 1 аш кашыгы нисбәтеннән изгәннәренә кушып бирергә.
Файдалы матдәләргә бай шыттырылган бөртекләр дә кошларның продуктивлыгын арттыра. Бодай, арпа, солы яки нут борчагын суга салырга, ә бер тәүлектән соң аны тигез урынга юка катлам итеп җәяргә. Өч көннән соң, үсентеләр барлыкка килгәч, бөртекләрне тавыкларга көнгә бер тапкыр бирәләр.


Кошларны ябыгырлык та, шул ук вакытта симертерлек итеп тә ашатырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев