Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Талпаннар баш калкытты

Файдалы киңәш – акчадан кыйммәт

Урман бетләре апрельдә уяна. Температураның 0 градустан югарырак күтәрелүе аңа яшәү өчен яхшы шартлар тудыра. Алардан бигрәк тә иртә язда дымлы уйсулыкларда сакланырга кирәк. Бу корткычлар май аенда күп­ләп үрчеп, тагын да көч ала. Яшьләренә үсү, ә олыларына җан асрау өчен кан таләп ителә. Шуңа күрә бу чорда актив тешлиләр дә. Ә җәй көне талпаннарның активлыклары кими, чөнки эссе һәм кояшны яратмыйлар, әкренләнәләр һәм хәрәкәтләнүче кешеләргә, кош-хайваннарга һөҗүм итеп өлгерә алмыйлар. Күбесе шул чорда үлә дә.
Алар һөҗүменнән ничек сакланырга?

Талпаннардан саклану өчен бу буынтыкаяклыларны куркытучы репеллентлар һәм аларны үтерүче акарицид препаратлар кулланыла. Шуны да истә тотарга кирәк: талпаннар бөҗәк түгел һәм күп кенә черкиләрдән һәм чебеннәрдән саклану чаралары бу очракта файдасыз.

Талпаннардан саклану өчен, киң спектрлы чара – ДЭТА нигезендә эшләнгән тирегә тидерергә ярый торган репеллентлар нәтиҗәле.
Халык чараларына килгәндә, табигатькә чыкканда үзеңне, баланы яки этне урман бетеннән саклау өчен чәй агачы, канәфер, чыршы, эвкалипт эфир майларын кулланырга мөмкин. 100 мл суга һәрберсен яртышар чәй кашыгы кушып болгатырга һәм тәнгә сөртергә.

Алма серкәсе, суган һәм сарымсак та шулай ук ярдәмгә килә. Аларны тирегә һәм кием кырыйларына ышкырга кирәк. Бу исләр талпанны якын китермәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев