Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Суыткычны ярата торган сальмонеллез бактерияләреннән ничек сакланырга?

Сальмонеллез авыруының куркыныч булуы һәм профилактика кагыйдәләре турында «ТРда Гигиена һәм санитария үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалының гигиена табибы Надежда Александрович сөйли.

Сальмонеллез – salmonella төрендәге бактерияләр китереп чыгарган кискен эчәк инфекциясе. Авыру шушы бактерия белән зарарланган продуктларны ашаганда була.

Табигатьтә сальмонеллез бактерия­ләрен тавыклар, үрдәкләр, мөгезле эре терлек, дуңгызлар, сарык­лар, шулай ук этләр, мәчеләр, йорт кимерүчеләре (тычканнар, күселәр) һәм кыргый хайваннар (төлкеләр, бүреләр, маймыллар) йөртә ала. Әмма иң куәтле резервуары, шул исәптән кеше өчен иң патогеннары кошларда була. Аларны кош итендә һәм эчке органнарында гына түгел, ә йомыркаларда да табалар. Ләкин моны ачыклау җиңел түгел – йогышлы кош продукциясе исен, төсен, тәмен үзгәртми.

Суыткычта сакланган ашамлыкларда сальмонеллалар яшәү сәләтен саклый, чөнки түбән температурадан курыкмый. Алар кайнатылмаган сөттә, катыкта – 10 көнгә, ит, казылык, майда – 2-4 айга, йомыркада – 1 елга, кабыгында 2-3 атнага кадәр яши ала. Пешергәндә иттә алар – 30 минуттан, йомыркада 10 минуттан үлә. Алар шулай ук тозлауга, ыслауга, кислоталар тәэсиренә чыдам, төрле әйберләр өслегендә һәм тузанда озак саклана.

Кешеләргә ничек йога?
– Дөрес эшкәртелмәгән ашамлык­лардан, әйтик, ит һәм йомыркадан, шулай ук салатлар, роллалар, шаурма, төрле ит ярымфабрикатлары – пилмән, сосиска, казылык, шәхси хуҗалык­лардан алынган сөт продукциясе белән йогарга мөмкин.

Ит ризыклары әзерләгәндә гигие­на кагыйдәләрен бозу, әйтик ит тураган такталарны һәм пычакларны сыйфатсыз эшкәртү, эштән соң кулларны начар юу да сәбәп була ала. Бактерияләр (мәсәлән, чи ит тураганнан соң) башка әйберләргә эләгергә һәм фатир буйлап таралырга мөмкин. Шул ук вакытта, алар кешеләр еш кагыла торган әйберләрдә: ут сүндергечләрдә, ишек тоткаларында, суүткәргеч краннары вентильләрендә, бәдрәфләрдә, уенчык­ларда булырга мөмкин. Шуңа күрә, өй җыештырганда аларга аерым игътибар бирергә кирәк.

Авыру үзен ничек сиздерә?
– Сальмонеллезның клиник билгеләре төрле булырга мөмкин, симп­томсыз очрактан алып үлем белән тәмамланган авыр формаларга кадәр. Инфекция йоктыру вакытыннан алып симптомнар барлыкка килә башлаганчыга кадәр 2-6 сәгатьтән 2-3 көнгә кадәр вакыт үтәргә мөмкин. Температура күтәрелә, хәлсезлек барлыкка килә, баш һәм эч авырта. Күпчелек кешеләрдә эчәклек дисбактериозы барлыкка килә, ул тулысынча савыгуны тоткарлый, ә кайчакта кешене күп еллар озата бара.

Сальмонеллез белән теләсә кайсы яшьтә авырырга мөмкин, әмма ул ешрак ике яшькә кадәрге балаларда була. Авыру аларга әнисеннән яки аны караучылардан йогарга мөмкин.

Ничек сакланырга?
Ит, кош ите, фарш ризыкларын яхшылап пешерегез.
Кухняда чи итне турау өчен аерым пычак һәм эшкәртү тактасы булырга тиеш. Аларны башка ризыкларны (колбаса, яшелчә, ипи) әзерләү өчен кулланмагыз. Эш беткәч, тактаны һәм пычакны яхшылап юарга кирәк.
Чи продуктларны әзерләреннән (колбаса, май һ.б.) аерым саклагыз. Моның өчен контейнерлар, целлофан пакетлар кулланыгыз.

Тавык йомыркасын яхшы пешкән яки кыздырган килеш кенә кулланыгыз. Пешергәнче кабыгын яхшылап юыгыз.
Йомырканы пешмәгән килеш (бигрәк тә балаларга) ашарга киңәш ителми.
Ашар алдыннан кулларыгызны һәрвакыт сабын белән юыгыз

Исегездә тотыгыз, авыр­мас һәм авыруны йоктырмас өчен ашамлыкларның сакланышына, ашауга сак карарга һәм гигиена кагый­дәләрен үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев