Инде көз җитте, үсемлекләрдән файдалы берни алып булмас, дип уйласагыз, ялгышасыз. Аларның күбесе хәзер, кышка әзерләнеп, тамырларына күпләп шифалы матдәләрне туплый.
ТАМЫРЛАР

Дару валерианасы – сабаклары шиңеп, көрән төскә керә башлагач, казып алалар. Тамырларында эфир майлары һәм башка матдәләр күп. Валериананы тынычландыру эффекты өчен бәялиләр: ул нерв киеренкелеге, йокысызлык вакытында ярдәм итә, ә тагын эчәклек системасы спазмнарын киметә.

Зур әрекмән – сентябрь – бигрәк тә ике яшьлек үсемлекләр өчен уңышлы вакыт: тамырларда инулин һәм башка актив кушылмалар туплана. Халык медицинасында әрекмәнне ашкайнатуга, матдәләр алмашына ярдәм итү чарасы буларак, шулай ук кайбер тире проблемалары булганда кулланалар.

Тузганак – сентябрьдә тамырлары әле сусыл. Алардан ясалган төнәтмә үт кугыч тәэсиргә ия, аппетитны арттырырга һәм ашкайнатуны яхшыртырга ярдәм итә.

Курай үләне (дягиль) – чәчәк атканнарының тамырын әзерлиләр. Үсемлекне спазмнарны бетерү һәм ялкынсынуга каршы үзлекләре өчен бәялиләр, аны ашкайнату проблемалары булганда кулланалар.

Кыргый кырлыган (лапчатка прямостоячая, калган) – тамырчаларны үләннең җир өстендәге өлеше беткәч җыялар. Халык медицинасында аларны бәйләүче (ныгытучы) һәм ялкынсынуга каршы чара буларак кулланалар.

Елан тамыры, кызылбаш (горец змеиный, кровохлебка лекарственная) – бу үсемлекләр дә тамырларына көз көне көч җыя. Аларны ялкынсыну процессларында, шулай ук кан китүне туктатучы чара буларак кулланалар.
КАЙРЫ

Гади балан – кайрысын сентябрь ахыры – октябрь башында әзерлиләр. Анда канны туктату һәм бәйләү тәэсире булган матдәләр бар. Аны еш кына гинекологиядә һәм кайбер ашказаны-эчәк авырулары вакытында кулланалар.
Нет комментариев