Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Мунча яратучыларга киңәшләр

Чабынырга барганчы ике сәгать алдан ашагыз. Тик шартлаганчы түгел. Артык күп ашап яки ач карынга чабынырга ярамый, организмда җылылык алмашы бозыла. Аңыгызны җуюыгыз бар яки кан басымы күтәрелергә мөмкин.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Пар бүлмәсендә 2-3 минут аскы киштәдә утырыгыз.
Бу вакыт эчендә эссегә ияләшәчәксез. Шуннан соң гына өскә менеп утырыгыз.

Тәнегез төсенә игътибар итегез.
Ул алсу булырга тиеш. Әгәр дә кызыл таплар барлыкка килә кән – тәнегез артык кызган дигән сүз.

Башыгыз белән салкын суга чумыгыз, юкса кан тамырлары кискен кысылачак. Кан башка йөгерә. Моның нәтиҗәсендә баш авыртуы һәм җилкәдән өстәрәк – авырлык. Инсульт булуы мөмкин.

Чиста яки минераллы су эчегез.
Чабыну бүлмәсенә кереп чыгу арасында 1-2 стакан. Алкогольдән баш тартыгыз. Спиртлы эчемлекләр организмны сусызландыра, ә мунчада болай да сыеклык күп югала.

Пешекләнгән себерке белән чабыныгыз. Аны 15-20 минутка кайнар суда тотыгыз. Мондый массаж кан әйләнешен яхшырта, тире күзәнәкләрен сулата. Тирләгәннән соң кызуны куыгыз. Моның өчен баш очында себерке яки сөлге селкергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев