Маринадка нинди тәмләткечләр кушарга?
Файдалы киңәшләр.
Тозланган, маринадланган яшелчәләр тәмле булсын, яхшы саклансын өчен, тәмләткечләрне белеп кушарга кирәк.
Керән яфрагы һәм тамыры — яшелчәләрне кетердәп тора торган итә, үзенчәлекле тәм бирә.
Чия, кара карлыган яфрагы — үзенчәлекле тәм бирә, яшелчәләрне тыгызландыра. Тозлыкка әче тәм кермәсен өчен, 3 л лы банкага 2шәр яфрак җитә.
Лавр, сельдерей яфрагы — үзенчәлекле тәм, чамбыр (тимьян), канәфер хуш ис бирә.
Майоран — маринадның саклану вакытын озынайта.
Сарымсак — маринадның тәмен яхшырта. Яшелчәләр йомшармасын өчен, 3 л лы банкага 2 тырнактан артык кушмагыз.
Укроп башы, кишер яфрагы — хуш исләндерә, баллы тәм бирә.
Гәрчич — әчкелтем тәм кертә, порошогын яки бөртеклесен кулланырга ярый.
Әлеге язманы файдалы дип тапсагыз, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев