Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Мәктәпкә әзерләнү буенча белгечләр нәрсә киңәш итә?

Файдалы киңәшләр.

  • Үткәннәрне кабатларга. Мәсәлән, башлангыч сыйныфлылар белән көнгә берәр сәгать тапкырлау таблицасын яки матур язуны шомарту кагыйдәсен кертегез.
  • Ни дә булса сатып алырга рөхсәт итегез. Мәктәп баласы уку елына кирәкле әйберне мөстәкыйль сайлап алсын.
  • Бүлмәдәге укучы почмагын яңартыгыз. Өстәлне тәртипкә салыгыз, әйберләрнең гадәти урыннарын алмаштырыгыз, стенага барачак сыйныфның уку материалларын элегез.
  • Өстәмә укулар белән ашыкмагыз. Каникулдан соң укуның беренче атнасында, азга гына булса да, өстәмә секцияләр һәм шөгыльләнүләрдән баш тартыгыз.
  • Ял турында онытмагыз. Уку һәм ял арасындагы чикләрне билгеләгез: баланың көнгә ничә сәгать дәрес эшләячәген планлаштырыгыз.
  • Тыныч булыгыз. Каникулдан соң укуга әзерләнү өчен, ата-анага баласына тыныч һәм позитив күңел халәте үрнәген күрсәтү мөһим.
  • Йокы режимын тәртипкә салыгыз. Йок­ларга яту вакытын катгый билгеләгез.
  • Дәрес калдырырга рөхсәт итегез. СанПин буенча мәктәп укучыларына һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә табиб белешмәсеннән башка биш көнгә кадәр дәрес калдырырга рөхсәт ителә.
  • Уку режимына кереп китәргә вакыт бирегез. Бала белән беренче атнаның шундый булачагы турында килешегез.
  • Балага психологик яктан җайланырга булышыгыз. Аның белән сөйләшеп, уку елы алдыннан кәефе һәм борчулары турында белегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев