Лайлалы әкәм-төкәм кәбестәгә зур зыян сала. Бакчадагы бу корткычлардан ничек котылырга?
#кирәклекиңәшләр

Лайлалы әкәм-төкәм кәбестәгә зур зыян сала. Бакчадагы бу корткычлардан ничек котылырга?

Бу ысулларның берсе дә ярдәм итмәсә, химикатлар кулланырга кирәк булачак.

Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»

«Гроза» һәм «Мета» препаратлары корткычларны юк итәчәк. «Слизнеед» препаратының да ярдәме тияр.

  • Бер чиләк суга бер стакан 9 процентлы уксус салырга һәм кичен кәбестәгә сиптерергә. Сыекча корткычның тәненә тисә, яндыра.
  • 2 аш кашыгы нашатырь спиртын, 15 грамм коры горчицаны бер литр суга салып, болгатырга һәм шуны сиптерергә.
  • Әкәм-төкәмнәргә мунча оештыру! Бу ысулны бакчачылар бик мактый. Лайлалы корткыч эссене яратмый. Шуңа да суны 60 градуска кадәр җылытабыз да лейка белән кәбестәләргә сибеп чыгабыз.

Нет комментариев