Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Күзгә «ком керү»

Сәламәтлек – зур байлык!

Хәзерге көндә күзләр проблемасы булмаган кеше бармы икән? Туксан яшьтә дә күзлексез гәҗит уку бәхете безнең буынга тәтемәс инде. Нишләтәсең, заманы шундый... Күңелсез, әмма бернишләп тә булмый.

Күп вакытларын компьютер яки телевизор экраннары артында уздыручылар күзләрендә «ком кергән» кебек уңайсызлык тоя башлый. Моны табиблар «коры күз синдромы» дип атый. Аның сәбәпләре берничә:
Күзләрне корудан яшь сыеклыгыннан торган юка пленка саклый, ә ул күз кабагы хәрәкәтеннән бүленеп чыга.

Әлеге секретта күзнең өслеген тукландыручы һәм инфекция китереп чыгаручы авырулардан саклау­чы файдалы матдәләр бар. Гадәттә, күз кабагы минутына 25 тапкыр ябыла.
Ләкин кеше, мәсәлән, мониторга төбәлеп утырганда, минутына ике тапкыр гына күзен йомып ала. Нәкъ менә бу «коры күз синдромы» килеп чыгуына сәбәп булып тора.

Күзләрдә «ком барлыкка килү»нең башка сәбәпләре арасында күзнең алгы бүлеге тукымаларының ялкынсынуы – конъюнктивит, кератоконъюнктивит, блефаритны исәпкә алырга кирәк.

Компьютер, телефон, телевизор артында күзләрегезне ешрак йомып алырга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев