Кунакханәгә балаларны ничек урнаштырырга?
Тормышта баланы законлы вәкилләре булмаган хәлдә кунакханәгә урнаштыру кирәклеге туа. Күп әти-әниләр: «Балигъ булмаган үзе генә кунакханәгә урнаша аламы? Моның өчен нинди документлар кирәк?» – дип сорый. Бу сорауларга гамәлдәге законнар нигезендә җавап бирәбез.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Закон ни әйтә?
Россия Федерациясе Гражданнар кодексы буенча, балигъ булмаган дип 18 яшькә җитмәгән кеше санала. 14 яшькә кадәрге балалар өчен бөтен кирәкле гамәлләрне (шул исәптән кунакханә белән килешү төзүне) аларның әти-әниләре, бала алып тәрбияләүчеләре яки опекуннары башкара. Димәк, 14 яшьтән кечерәк балаларны олылар озатусыз кунакханәгә урнаштырып булмый.
Әгәр балага 14 яшь тулмаса…
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 ноябрендәге 1853 санлы карары белән расланган «Россия Федерациясендә кунакханә хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре»ндә әйтелгәнчә, 14 яшькә җитмәгән баланы кунакханәгә урнаштыру өчен баланың туу турында таныклыгы, шулай ук аның белән бергә булган әти-әнинең (бала алып тәрбияләүченең, опекунның) яисә озатучы затның шәхесен раслаучы документ таләп ителә. Әгәр озатучы законлы вәкил булмаса, әти-әнидән яки опекуннардан баланы озатучы зат исеменә ирекле формадагы язма ризалык алырга кирәк.
14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр
Гражданнар кодексы 14–18 яшьлек балигъ булмаганнарга үз законлы вәкилләренең язма ризалыгы белән килешүләр төзергә рөхсәт итә. Шуңа күрә, әгәр яшүсмергә 14 яшь тулган булса, ул кунакханәгә законлы вәкиле янында булмаган хәлдә дә урнаша ала. Моның өчен яшүсмернең шәхесен раслаучы документ күрсәтүе зарур, шулай ук әти-әнинең яки аларның берсенең язма ризалыгы булырга тиеш. Әгәр бала әти-әнисез генә кунакханәгә килә икән, ризалыкны бер әти яки әни бирә ала – бу шарт җитә.
Ризалыкны ничек рәсмиләштерергә?
Ризалык ирекле формада языла, аны нотариус раслау мәҗбүри түгел. Әти яки әнинең кул куюы һәм датасы булса, ул документ көчкә ия.
Йомгак
Кунакханәгә балигъ булмаганнарны урнаштыру өчен төп шарт – баланың яше.
- 14 яшькә кадәр – бары тик законлы вәкилләр яки аларның язма ризалыгы белән озатучы зат тарафыннан гына.
- 14 яшьтән 18 яшькә кадәр – яшүсмер үзе яза ала, ләкин әти яки әнисенең язма ризалыгы мәҗбүри.
Әти-әниләргә бу кагыйдәләрне алдан белеп, балаларының кунакханәгә урнашуы белән бәйле проблемалардан сакланырга киңәш итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев