Көз көне чынлап та, авыруларга еш бирешмәсен өчен, организмга ярдәм итәсе килә. Без вирусларга каршы профилактика өчен еш кулланыла торган берничә халык чарасын сайлап алдык.
Фото: ясалма интеллект
Табигый антисептик үзлекләргә ия булган ашамлыклар. Суган, сарымсак, имбир – болар көн саен табыныбызда булырга тиеш. Аларны ризыкларга даими кушып куллансагыз, бактерия һәм вируслар үрчү өчен уңай шартларны киметерсез.
Төнәтмәләр һәм эчемлекләр. Гөлҗимеш төнәтмәсе – С витаминын алуның яхшы юлы. Шуның белән беррәттән, мүк һәм каен җиләге яки сырганактан ясалган морслар да файдалы: алар витаминнар бирү белән бергә су балансын да саклый. Лимон, имбир һәм бал өстәгән җылы чәй дә яр дәм итә: имбир кан әйлә нешен яхшырта һәм организмны җылыта, ә бал ялкынсынуга каршы тәэсир итә.
Борынны тозлы су белән юдырту. Тозлы эремә вирусларны һәм лайлалы тышчада утырган тузанны чыгара, аларның шунда ныгып калуына юл куймый. Даруханәдән диңгез суы нигезендәге сиптергечләр алып кулланырга яки үзегезгә тозлы эремә әзерләргә мөмкин.
Эфир майлары белән ингаляцияләр. Эвкалипт, пихта, нарат, чәй агачы майларының берничә тамчысын кулъяулыкка тидерергә яки һава дымландыргычына өстәп җибәрергә мөмкин. Оча торган кисәкчекләр лайлалы катламга җиңелчә антисептик тәэсир итә. Ләкин сак булыгыз: кайбер кешеләрдә эфир майлары аллергия билгеләрен китереп чыгарырга мөмкин.
Нет комментариев