Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Котыру авыруыннан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк

Роспотребнадзор кисәтә!

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, безнең районның медицина оешмаларына агымдагы елның 8 аенда хайваннар тарафыннан тырналу һәм тешләүләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны 336 кеше тәшкил иткән. Бу санны 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 4,3% күзәтелә, шуларның 275е этләр китергән зыян белән бәйле булган.

Соңгы вакытта шәһәр урамнарында сукбай этләр саны кискен артты. Яз һәм көз айларында урам этләре көтүләре аеруча куркыныч тудыра. Елның бу вакытында аларда гормоннар уйный, хайваннар үз көчләрен күрсәтергә омтыла һәм хәрәкәт иткән һәр нәрсәгә һөҗүм итә. Эт теш­ләве бик авырта, кешене физик һәм психологик яктан имгәтә ала. Әмма мондый хәлнең төп куркынычы – котыру авыруы.

Котыру авыруы (судан курку, гидрофобия) – үзәк нерв системасы авыр зарарланган кискен вируслы йогышлы авыру. Махсус дәвалау юк, йөз процент очракта үлемгә китерә.

Авыруның инкубация чоры китерелгән зыянның локализациясе һәм авырлыгы белән билгеләнә. Ул берничә көннән 1 елга кадәр һәм аннан да күбрәк (күп очракта 13 ай) тәшкил итә. Баш һәм куллар тешләнгәндә инкубация чоры 1,5 – 2 тапкыр кыскара.
Кешегә котыру авыруы, нигездә, авыру хайван тешләгәндә яки аның селәгәе яңа яраларга, тырналган урыннарга эләгү нәтиҗәсендә йога. Иң куркыныч урыннар – баш, муен һәм кул чуклары.
Инфекциянең чыганаклары булып кыргый ит ашаучы хайваннар тора: төлке, янут кебекләр, эт, бүре, бурсык, кимерүчеләр – табигатьтә котыру вирусы резервуары булып тора, аны бер-берсенә йоктыра һәм йорт хайваннарын зарарлый.

Котыру авыруыннан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Хайван тешләгәннән, тырнап алганнан соң, хәтта тышкы яктан ул сәламәт булып күренсә дә, түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

  • контакт урынын беренчел эшкәртү – агым су астында сабын белән яхшылап юу;
  • яра булганда, сабын белән юганнан соң, яраның кырыйларын 5 процентлы йод төнәтмәсе белән эшкәртү;
  • стериль бинт белән бәйләп куярга һәм шунда ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә, анда табиб котыру авыруына каршы прививкалар курсын билгеләү мәсьәләсен хәл итәчәк, ул гадәттә 6 инъекциядән тора – бу травматология пунктына, яшәү урыны буенча поликлиникага яки стационарга вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә генә авырудан саклануны гарантияли торган бердәнбер нәтиҗәле профилактика чарасы! Вакцинациядән баш тартырга һәм аны үз белдегең белән туктатырга ярамый — бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Онытмагыз: профилактика чараларын үтәү һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтелү сезнең сәламәтлекне сакларга мөмкинлек бирәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев