Көч һәм энергияне каян алырга: файдалы киңәшләр
#кирәклекиңәшләр

Көч һәм энергияне каян алырга: файдалы киңәшләр

Хәзерге заман – элекке түгел. Нигәдер, тиз арыта, йокы туймый, вакыт җитми, кәеф юк, проблемалар күп... Бу халәтне замана чире дип тә әйтергә буладыр.

Мин генә шундый­дыр, авырып киттемме әллә, дип, шикләнеп тә куясың. Аннары тирә-якка колак саласың да, юк, бөтен кеше шулай зарлана. Әйдәгез, шундый торышыбызның кайбер сәбәпләрен белеп узыйк.

Энергияне суыра: курку, стресс, үпкә-рәнҗеш, телефон, тәртип һәм чисталык булмау, негативизм, зыянлы ризык, алны-ялны белми эшләү, дегидратация (организмның сусызлануы), үткәннәр белән яшәү, аз хәрәкәтләнү, артык күп уйлану, башкаларның сезнең шәхси тормышыгызга тыгылуы.

Энергия бирә: көлү, су, ял, табигать, хәрәкәт, иҗат белән шөгыльләнү, медитация, файдалы ризык, сәламәт йокы, саф һава, кояш яктысы, бүгенге көн белән яшәү, тирән сулыш алу.


Нет комментариев