Көн дә бер кыяр ашагыз, файдалы ул, белегез
Кыярда бәхет гормоны – серотонин бар.
Шуңа күрә бу яшелчәне кәеф төшкәндә, арыганда һәм депрессия вакытында ашарга киңәш ителә.
Диетологлар авырлыкны киметү, шешләрне бетерү һәм тиренең торышын яхшырту өчен яңа өзелгән кыяр ашарга киңәш итә.
Белгечләр сүзләренчә, кыяр организмны чистартырга һәм ашкайнату системасы эшен нормальләштерергә, целлюлиттан котылырга ярдәм итә.
Бу яшелчә 95 процент судан тора, калган биш проценты клетчатка тәшкил итә. Кыяр шулай ук май барлыкка килүгә комачаулый торган тартрон кислотасына да бай.
Кыярны чистартмыйча гына ашагыз. Аның кабыгында К, А, С һәм В төркеменә керүче витаминнар, шулай ук тимер, калий, фосфор, бакыр һәм магний минераллары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев