Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Кан басымын төшерү – гади ысуллар

Заманасы шундыймы, күңеле тыныч һәм бер проблемасыз кеше юктыр ул хәзер.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Даими стресста булган организм ныклыгын югалта, һич көтмәгәндә йөрәк сикерә, кан басымы югары менеп китә башлый. Элек андый авыруларны инде бөтенләй картайган кешеләрдә генә була дип уйлый идек, ә бүген яшьләр дә аннан интегә. 

Югары кан басымыннан хәлне җиңеләйтү өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез.

4-4-6 тәртибендә тирән сулыш алу: 4кә кадәр санаганчы әкрен генә сулыш алырга – 4кә кадәр санаганчы чыгармыйча тотып торырга – 6га кадәр санап әкрен генә һаваны чыгарырга. Бу кан тамырлары көчәнешен киметә һәм нерв системасын тынычландыра.

Табаннарга җылы ванна: аяктагы кан тамырларын киңәйтә, басым йомшак кына «аска китә». Хәлне җиңеләйтү өчен 5-10 минут җитә.

Яка зонасына җиңелчә массаж: муен һәм җилкәләрне ышку кан йөрешен яхшырта, гипертониянең иң еш сәбәбен – кан тамырлары кысылуын (спазм) бетерә.

Әз йотымлап җылы су эчү: бер стакан җылы су организмга кан әйләнешен нормальләштерергә һәм кан куелыгын киметергә ярдәм итә.

Сулышны корсак аша алу: җиңелчә «күкрәк сулышы» алу киеренкелекне арттыра, ә эч белән сулау – кан басымын табигый юл белән төшерә.

Тынычландыручы үләннәр: арыслан койрыгы (халык телендә – сукыр кычыткан), лимон бөтнеге (мелисса) – йөрәк тибешен һәм кан басымын арттыручы борчылу, шомлану хисен киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев