Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кәҗә гөмбә — сморчокны ничек ашыйлар

Яхшылап юганнан соң гөмбәне15 минутлап тозлы суда кайнатып алабыз да, пакетларга бүлгәләп, туңдыргычка озатабыз.

Кәҗә гөмбәсен ничек ашыйлар?

Кыздырып, пешереп, киптереп ашарга мөмкин — җаның ничек тели. Беренче тапкыр җыеп кайтуга табада гөмбә белән суганны кыздырып алып, аннан өстенә йомырка туглап салып та бик тәмле. Бу майлы гөмбәне шулай ашаудан да тәмлесе юк!

Бәрәңге, токмач, карабодай, дөге янына кыздырып салырга мөмкин, мичтә каймак эчендә пешергәч тә телеңне йотарлык була. Соуслар ясарга да бер дигән ул. Пицца һәм пироглар өчен дә кәҗә гөмбәсе ярап куя.

Менә ашка салырга киңәш итмиләр — хуш исе югала. Аннары, тозлау һәм маринадлау өчен бармый ул. 

Чыганак-фото: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев