Июньдә бакча эшләре
Җәйнең беренче ае бакчага зур игътибар сорый. Үсемлекләргә су сибү, чүп утау һәм корткычлар белән авыруларга каршы көрәш вакыты. Бу эшләрнең югары уңыш алу нигезе икәнен онытмагыз.
- Айның икенче яртысында кара торма утыртыгыз. Һәр ике атна саен томатларыгызны тирес суы белән ашлагыз. Июнь ахырында фито фторадан эшкәртегез.
- Киләсе сезонда сусыл яшел кыякларыгыз булсын өчен, күпьеллык суган чәчегез. Бик тирән итмичә генә фасоль утыртыгыз.
- Кыярларыгыз тыгыз утырмыймы? Сирәкләгез, аралары 15 сантиметрдан да ким булмасын. Өлгермәгән булсагыз, очларын чеметегез, ян ботаклары артсын.
- Июньдә аю чикерткәсе (медведка) активлаша. Капкыннар ясагыз. Ә кырмыскалардан котылу өчен, тупланган урыннарына кайнар су коегыз. Төрле корткычлардан үсемлекләрне сабынлы көл төнәтмәсе белән коендырыгыз.
- Күбәләк корты (гусеница), шулай ук, куркыныч корткыч. Мочевина эремәсе алардан котылырга ярдәм итәр – үсемлекләрне ике атнага бер шуның белән коендырыгыз.
Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев