Иван чәй ясау ЫСУЛЫ
#кирәклекиңәшләр

Иван чәй ясау ЫСУЛЫ

Үләннең яфракларын банкага агач тукмак белән төя-төя тыгызлап тутырдым.

✅Тәрәзә төбендә кояшта өч көн торгач, ит тарткычның эре тишегеннән чыгардым. Табакта яхшылап уганнан соң, өстенә дымлы чүпрәк каплап 8 сәгать тоттым да, җәймә өстенә таратып, төнгә калдырдым.

🌱Икенче көнне 90-100 градуска хәтле кызган газ мичен ябып бетермичә генә киптердем. Күргәнегезчә, мәшәкате шактый. Ә хуш исе, тәме сөйләп аңлата торган түгел😍.

 

Чыганак: Резидә Фазылова, Мамадыш районы Усали авылы, 1001 КИҢӘШ


Нет комментариев