Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Янгында үзеңне ничек тотарга: паникага бирелгәнче, 10 кагыйдәне исегезгә төшерегез

Коткаручылар янгын вакытында кешеләр үзләрен ничек тотарга кирәклеген белергә тиеш дип саный. Паникага бирелгәнче, 10 кагыйдәне исегезгә төшерегез!

Менә алар:
 
1. Янгын чыгу турында 101 номерына шалтыратырга һәм адресыңны әйтергә.
 
2. Янәшәдә кечкенә балалар булса, аларны йорттан, бинадан чыгарырга.
 
3. Янгын чыккан бинадан чыгып барганда үз артыңнан ишекне ябарга кирәк.
 
4. Бүлмәләр төтен белән тулса, ишеккә таба шуышып барырга онытмагыз.
 
5. Су белән чылатылган тукыма аша суларга кирәк.
 
6. Сине эзләп кычкыручыларга җавап бирергә!
 
7. Әгәр ут ишеккә юлны кискән икән, балконга чыгарга, тәрәзәне ачарга һәм ярдәмгә чакырырга.
 
8. Әгәр чыга алмасаң, стеналарга якынрак торырга киңәш ителә. Янып торган әйбер астына яшеренмәскә!
 
9. Мөмкинлек булса, ваннаны су белән тутырырга, сулыш алу өчен трубка табарга һәм шуны кабып, суга ятарга.
 
10. Киемгә ут капса, йөгермәскә! Тиз генә салып, сүндерергә кирәк.Әгәр килеп чыкмаса, тукымага, юрганга, җәймәгә төренеп, идәнгә ятарга һәм ялкынны сүндерер өчен тәгәрәргә киңәш ителә.

Руфина Таҗиева
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев